ТР агросәнәгать комплексында чит ил техникасына кыйммәтле запас частьлар кирәк булу сәбәпле, ремонт тоткарлана

Гомумән, бөтен республика буенча авыл хуҗалыгы машиналарын язгы чәчү эшләренә әзерләү, узган елгы дәрәҗәдә бара

  (Казан, 5 март, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). ТР агросәнәгать комплексында чит ил техникасына кыйммәтле запас частьлар кирәк булу сәбәпле, ремонт тоткарлана. Агросәнәгать комплексларының чит илдән алынган тракторлар һәм чәчү комплексларын ремонтлау өчен кыйммәтле запас частьлар алуга акчасы җитми. Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.
Россиядә җитештерелгән авыл хуҗалыгы машиналары запчастьлары да арзан түгел. Моның белән бәйле рәвештә, тармак министрлыгында билгеләнгән срокта тракторларны һәм чәчү комплексларын әзерләп бетереп булырмы дип борчылалар.
Аграр ведомство матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә тракторларның 80 проценттан артыгы язгы кыр эшләренә әзер, чәчкечләрнең 90 проценты, чәчү комплекслары - 69 процент һәм культиваторлар – 90 процент. Актаныш, Буа, Мамадыш һәм Нурлат муниципаль районнарында техниканың тагылма арбалары ремонты төгәлләнү алдында. Машиналарны һәм тагылма арбаларны әзерлек эшләрен 1 апрельгә кадәр төгәлләү планлаштырла.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында билгеләп узганча, агымдагы елның беренче ярты елына ташламалы ягулык күләме 80 мең тонна тәшкил итә, бу якынча узган елдагы кадәр. Хәзер ведомствода чәчүгә әзерләнгән кыр күләменә карамастан, ТР районнары буенча ягулык-майлау материалларын билгелиләр.
Гомумән, бөтен республика буенча авыл хуҗалыгы машиналарын язгы чәчү эшләренә әзерләү, узган елгы дәрәҗәдә бара.