Татарстан 130-135 миллион сумлык җәнлек тиресе сатарга ниятли

Тауарны сату бәясе 15-20 процентка артты

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Быел Татарстан 130-135 миллион сумлык җәнлек тиресе сатарга ниятли. Тауарны сату бәясе 15-20 процентка артты. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Министрлыкта билгеләп үтүләренчә, быел җәнлек тиресенә сорау сизелерлек арткан. Чәшке, төлке, ак төлке һәм кеш мехын санаулы минутлар эчендә алып бетерәләр. Шунлыктан хәзер җәнлек тиресен сатудан кергән акча шактый артачак.
Шуңа бәйле рәвештә җәнлек үрчетүчеләр инде бүген үк иртәгесе көн турында уйлый. Күптән түгел “Матюшино” ЯАҖнә 2 мең кеш китергәннәр. Киләсе елда хуҗалык тагын 10 мең чәшке сатып алырга ниятли.