news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районы хуҗалыгы Россия күләмендә узган конкурста алтын медаль яулады

Бу аларның әлеге бәйгедә икенче тапкыр җиңүләре, 2016 елда да алтын медальгә ия булганнар иде.

Кукмара районы хуҗалыгы Россия күләмендә узган конкурста алтын медаль яулады

(Кукмара, 4 декабрь, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Ризилә Корбанова). Кукмара районының «Урал» хуҗалыгы Мәскәүдә онлайн рәвештә үткәрелгән «Алтын көз-2020» конкурсында катнашып, алтын медаль яулады. Бу хакта «Хезмәт даны» редакциясенә хуҗалыкның баш зоотехнигы Нурсил Галиев хәбәр итте.

«Без бу конкурска 2019-2020 елның ун айлык эш нәтиҗәләре, селекс программасы турында мәгълүматлар җибәргән идек», — диде Нүрсил Галиев.

Бу аларның әлеге бәйгедә икенче тапкыр җиңүләре, 2016 елда да алтын медальгә ия булганнар иде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100