Марат Әхмәтовның икътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча яңа урынбасары билгеләнде

Бу юнәлеш буенча Ришат Хәбипов җитәкчелек итәчәк

  (Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның икътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча яңа урынбасары билгеләнде. Бу юнәлеш буенча Ришат Хәбипов җитәкчелек итәчәк, дип хәбәр ителә министрлыкның рәсми сайтында.
Министрның икътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча элеккеге урынбасары Николай Якушкин Татарстан агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтын җитәкли. Шулай ук Сәлимҗан Шәрипов та шул ук институтта ректорның халыкара элемтәләр буенча урынбасары вазыйфасын алды.