Агрономнар кышын йоклыймы?

ТР Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире Марсель Таһиров фикеренчә, агрономнарга хәзер, иң беренче чиратта узып баручы хуҗалык елына анализ ясау зарур

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Сөләйман Нәҗми). Аграр тармактагы эш-мәшәкатьләр ел әйләнәсендә дәвам итә. Бер уйлаганда инде уҗымнар кар астында, чәчәсе, урасы-сугасы да юк, төп белгеч-агрономнарга эш тә калмады кебек. “Эшлим-булдырам дип уйлаган агроном, елның һәр ае өчен алдан ук план төзеп куйды. Аның өчен инде кышын ук һәр көн кадерле. Орлыкларның сакланышы ничек? Алар җитәрлек күләмдә әзерләндеме? Тиешле дәрәҗәдә булмаса, симәнәлекне кайдан юнәтергә? Ашламалар белән хәл ничек? Язын кая, нинди культураны чәчәргә? Менә шул сорауларга җавап табарга тиеш хәзер агрономнар”, - ди Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галиме Олег Шайтанов.
Институт директоры, Татарстан Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире Марсель Таһиров фикеренчә, агрономнарга хәзер, иң беренче чиратта узып баручы хуҗалык елына анализ ясау зарур. Нәрсәләр эшләнеп бетмәде һәм нинди хаталарны кабатламаска кирәк? Һава торышы көйсезлеген ничек җиңәргә? Уңышны ничек арттырырга?
Институтта бер төркем яшь белгечләр һәм тәҗрибәле галимнәр әнә шул хакта фикер алышты. Җир белгечләре сүзләренә караганда, хәзергә уҗымнарның сакланышы канәгатьләнерлек. Дөрес, быел көз бик көйсез килде. Бертуктаусыз яуган яңгырлар аркасында, күп кенә хуҗалыклар иген культураларын фунгицид белән эшкәртә алмады. Дым запасының артык күләмдә булуы да бераз борчуга сала. Язын шактый уҗым мәйданнары төрле авыруларга тиз бирешергә мөмкин. Кышын һава торышы тотрыксыз булган очракта, ягъни бер җылытып, бер суытып торганда, җир өслегендә боз катламы хасил булып, уҗымнарга зыян китерү бар. Шуңа да бөтен булган белем һәм тәҗрибәне вакытында дөрес куллана белү мәслихәт дигән фикердә галимнәр.
Кызыксынганнарга Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни – тикшеренү институты галимнәре һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Моннан бер атна элек кенә иген игүдә иң алдынгы район булуга карамастан, Актаныш районыннан 18 агроном һәм авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы институтка килеп, белем эстәгән. Аларның күпсанлы сорауларына институт галимнәре һәр культура буенча, булган тәҗрибәләр мисалында аңлатма биргән. “Соңгы елларда табигать җир кешесен ничек кенә сынамады. Коточкыч корылык, яки бертуктаусыз яңгырлар, кышның гадәттәгедән җылы килүе, яисә вакытында кар яумыйча, көчле суыкларда уҗымнарның өшүе, кыш озакка сузылып, язын вакытында җир эшкәртүгә, чәчүгә керешә алмаулар һәм киресенчә, яз иртә килеп, дым булганда чәчүгә өлгермәү, болар барысы да игенче өчен зур сабак. “Без андый күренешләргә шулай бердәм әзер булганда гына тиешле уңыш алуга ирешә алабыз. Игенче бертуктаусыз укырга, өйрәнергә, бу өлкәдәге галимнәр исә табигать шартларына яраклаша алырлык орлыклар уйлап чыгарырга, хуҗалыклар белән бергәләшеп эшләргә тиеш. Без үзебезнең белгечләр алдына шундый бурыч куйдык һәм бер максатка эшлибез”, - дип белдерә институт директоры. Икенче икмәк саналган бәрәңгегә килгәндә, быел саклауга салынган орлыклар нык чери. Шуңа да орлыклык бәрәңгене аралап торырга, инде күп күләмдә зарарланган булса, аны язын алмаштырырга киңәш итә белгечләр.