Кукмара фермеры грант акчасына 13 меңнән артык күркә үстереп саткан

Фермер Илшат Хәбибуллин илкүләм проект кысаларында грант откан.

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). Кукмара районында Төркәш авылы читендә бер ел эчендә күркә фермасы төзеделәр, Фермер 13500 күркә ите саткан. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Миндә күркә үстерү тәҗрибәсе 2007 елдан бирле инде. Ул чакта мин, Казан кооператив институтында укыганда, „Марс“ крестьян-фермерлык хуҗалыгында эшкә урнаштым, анда нәкъ менә шул күркә үстерү белән шөгыльләнәләр иде. Мин баштагы алты елда күркә үстердем, аннары эшкәртү цехы башлыгы булдым. 2013 елдан Төркәш авылында үз хуҗалыгымда күркә үстерә башладым», — диде крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыгы Илшат Хәбибуллин.

Туплаган тәҗрибә, үз көченә ышаныч Илшат Хәбибуллинга «Агростартап» дәүләт программасы буенча грант алу өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы конкурсында катнашуга этәргеч бирә. Өмете аклана — ул грант ота.

«Әлбәттә, бу программада катнашу өчен булган барлык акчалар тотылды, туганнардан бурычка алырга да туры килде.Дәүләттән бюджет акчалары алу өчен фермер бизнеска үз акчаларын да кертергә тиеш — сайлап алу критерийлары әнә шундый», — ди Илшат Хәбибуллин

«Ашату — кошлар үсешендә иң мөһим фактор, әмма ул бердәнбер түгел. Бинада тынчу да, эссе дә, киресенчә, салкын да булырга тиеш түгел. Моның өчен җайланмада датчиклар системасы да, шулай ук сәламәт микроклиматны саклау өчен җайланмалар җыелмасы булырга тиеш. Кешеләр хәзер азык-төлекне кечкенәрәк хуҗалыклардан сатып алу ягында. Һәм без моны тоябыз, чөнки продукцияне сату белән проблема юк», — дип сөйләде фермер.