Теләчеле үзенең “КамАЗ” автомобилендә 3108 тонна ашлык ташып, җиңүче булган

Теләчедә шоферлар көндезләрен юлда булса, кичләрен вакытларын спорт залында уздыра.

 (Теләче, 3 ноябрь, “Татар - информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов) Җаваплылыгы чикләнгән “ТеләчеАгро” ширкәте шоферы Фәнис Зәкиевны шактый яшь булса да чакрымнарның ераклыгы, һава торышының бозылуы да, юлларның начар булуы да куркытмый. Үзенә йөкләнгән эшне намус белән үтәргә һәрвакыт әзер ул. Машинасы гына төзек булсын!

- Шөкер, юлда ватылып калганым юк, алдан ук карап-барлап чыгам, - ди ул. Биредә ул 2009нчы елдан бирле хезмәт куя. Аңарчы Пермь шәһәрендә Эчке эшләр гаскәрләренә караган хәрби уку йортында солдат хезмәтен үтәп кайта. Анда да “УАЗ” машинасында хәрби институт укытучы-җитәкчеләрнең берсен йөртә. Армиягә кадәр Фәнис Казан шәһәрендә педагогик көллиятне тәмамлаган һәм Теләче ДОСААФында укып, шофер һөнәрен үзләштергән була, диелә район газетасында.

Быелгы уракта Фәнис Зәкиев үзенең “КамАЗ” автомобилендә 3108 тонна ашлык ташып, район шоферлары арасында барган ярышта җиңүче булды. Урып-җыю чорында комбайнчылардан аның турында гел уңай фикерләр генә ишетергә туры килде. “Полесье” комбайнында эшләгән Фәргать Исмәгыйлев, Хаҗинур Садыйковлар аның эшеннән бик канәгать калдылар.

- Безнең алыштыргысыз шоферыбыз. Эш тәҗрибәсе дә җитәрлек. Ул машинасын һәрвакыт чиста, төзек тота. Аның белән эшләгәндә без тыныч. Бик пөхтә, документларны да барлап йөртә, - диделәр.

Оптимист кеше буларак үзенең тормышын яраткан эшеннән башка күз алдына китерә алмый Фәнис. Беркөнне басудан силос яки көнбагыш ташыса, икенче көнне ерак юлга чыгып китә. Яшь булса да, юлларның җиңелен дә, авырын да шактый күп күргән ул.

Юллардан арып кайтканда тормыш иптәше Рәфилә, уллары Эмиль белән Ильмир каршы ала аны. Яшь гаилә Теләчедә яңа йорт өлгертеп килә. Төзеп чыгып, игелеген күрергә язсын өйләренең. Алты гына яшь булса да, олы улы Эмиль үзен инде көрәш мәйданында күрсәтә башлады. Көрәшчеләр каны үзенекен итә. Фәниснең үзен дә без бик күп авыл Сабантуйлары батыры, район, республикакүләм ярышларның җиңүчесе буларак беләбез. Олы Мишә төбәгендә туып-үскән Фәнис үзенең остазлары итеп Альберт Мөхәммәтов белән Рафис Сәмигуллинны саный. Хәзер ул тренер сыйфатында үзенең белгәннәрен Максабаш, Югары Кибәхуҗа балаларына күчерә. Аның шәкертләре әледән-әле район, республикакүләм ярышларда җиңү яулап тора. Бертуган Рүзәл һәм Рәсүл Гаязетдиновлар, Адель Мөбәрәкҗанов, Марсель Дәүләтшиннар шундыйлардан. Фәнис бүген татарча көрәш буенча район җыелма командасы әгъзасы. Без аның “Стенка”ларда бил алышканын еш күрәбез.

Юллар, юллар озын булса булсын, тик соңгысы гына булмасын, дип җырлана бит җырда да. Әйе, руль артында утырган барча шоферларның да юллары өзелмәсен, җитез генә кирәкле җирләренә барып җитеп, исән-имин гаиләләренә әйләнеп кайтсыннар, диелә район басмасында.