news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Баулы районында җитмеш гектарда көнбагыш суктырганнар

Районда рапсның уртача уңышы республикада иң югарысы.

Баулы районында җитмеш гектарда көнбагыш суктырганнар
pixabay.com

(Баулы, 4 октябрь, "Татар-информ", "Баулы-информ"). Байлы районының “Бәкер” крестьян-фермерлык хуҗалыгында көнбагыш суктыруга керешкәннәр. 1 октябрьгә булган мәгълүматка караганда, 70 гектарда көнбагыш җыеп алынган, уртача уңыш гектарыннан 25 центнер тәшкил итә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Көнбагыш районда барлыгы 1375 гектар мәйданда үстерелгән. 300 гектарга тагын бер май культурасы – рапс чәчелгән булган. Аның 83 проценты урып-җыелган. Районда әлеге культураның уртача уңышы республикада иң югарысы – гектарыннан 24,1 центнер.

news_right_1
news_right_2
news_bot