Татарстанда 1,7 миллион тонна шикәр чөгендере җыеп алынган

Тамыразыктан уртача уңыш гектарыннан 395 центнер тәшкил итә.

(Казан, 4 октябрь, "Татар-информ"). Татарстанда 1 миллион 693 мең тонна шикәр чөгендере 42,9 мең гектар мәйданнан җыеп алынган. Бу барлык планның 58 процентын тәшкил итә. Тамыразыктан уртача уңыш гектарыннан 395 центнер чыкты, дип хәбәр итә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Шулай ук 5,9 мең гектар мәйданнан 128,8 мең тонна бәрәңге (95 процент) җыелган, уртача уңыш гектарыннан 220 центнер чыга.

Республикада яшелчәләр 837 гектарда (31 процент) 20 мең тоннада җыелган.

730 гектар мәйданнан 2,6 мең тонна бөртеккә кукуруз җыеп алынган.