Мөслим элеваторында 92 кеше хезмәт куя

Мөслим элеваторы 32 мең тонна ашлык кабул итәргә сәләтле.
(Мөслим, 4 октябрь, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Мөслим элеваторында 92 кеше хезмәт куя. Тәүлек саен элеваторга 500 тоннадан алып 1000 тоннага кадәр арыш, бодай, солы, арпа, борчак кайтарыла, дип яза җирле басма.Мөслим элеваторы 32 мең тонна ашлык кабул итәргә сәләтле. Бу көнгә 28 мең 640 тонна бөртек кергән. Басудан ашлык 15-21 процентка кадәр дымлылык белән кайта.