Татарстанда үзебезнең чималдан 11470 тоннадан артык шикәр җитештерелгән

Татарстан халкының шикәргә булган ихтыяҗы 150-160 мең тоннага җитә

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда үзебезнең чималдан 11470 тоннадан артык шикәр җитештерелгән. Республика халкының шикәргә булган ихтыяҗы 150-160 мең тоннага җитә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР Министрлар Кабинетының Агросәнәгать комплексы, җир мөнәсәбәтләре һәм кулланучылар базары идарәсеннән хәбәр иттеләр.
Бүгенге көндә республикада 151164 тонна татлы тамыр әзерләнгән, шуның 94767 тоннасы эшкәртелгән. 11470 тоннадан артык шикәр җитештерелгән, шул ук вакытта әлеге продуктка булган ихтыяҗ 150-160 мең тоннага җитә. Аның 140 мең тоннасы сәүдә челтәренә озатыла, ә калганы кондитер әйберләре, соклар, компотлар, башка төр эчемлекләр һәм азык-төлек продуктлары эшләп чыгаруга китә.