Ел башыннан алып Татарсанда 86 мең тонна кош ите һәм 597,3 млн. данә йомырка җитештерелгән

Узган ел белән чагыштырганда бу 107,1 һәм 115 процент дигән сүз

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Ел башыннан алып Татарсанда 86 мең тонна кош ите һәм 597,3 млн. данә йомырка җитештерелгән. Узган ел белән чагыштырганда бу 107,1 һәм 115 процент дигән сүз. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә “Татптицепром” ААҖ белдерделәр.
“Юбилейное” АХП ААҖ кошчылары иң яхшы уңышларга ирешкән, бу чорда 380,3 млн. данә йомырка җитештерелгән, бу узган ел белән чагыштырганда, 123 процент тәшкил итә. “Лаеш” кошчылык комплексы ҖЧҖ сәүдә челтәренә 86,2 млн. данә йомырка чыгарган, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 106,3 процент дигән сүз.
“Чаллы Бройлер” ҖЧҖ 54,3 мең тонна кош ите җитештергән. Үсеш 109,9 процент тәшкил иткән.