Терлек азыгын, ашламаларны «Бердәм тәрәзә» аша онлайн режимда сатып алып була

Авыл хуҗалыгы эшмәкәрләре өчен хайваннар һәм кош-кортлар, шулай ук балык һәм йорт хайваннары өчен азык сатып алу һәм үзләре дә сату мөмкинлеге оештырылган.

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре хәзер терлек азыгын, ашлама һәм башка товарларны онлайн режимда «Бердәм тәрәзә» аша сатып ала ала.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен Россельхозбанк тарафыннан эшләнгән «Үз фермерлыгым» платформасы отышлы тәкъдимнәр бирә. Товарлар каталогы аша һәр эшмәкәргә хайваннар һәм кош-кортлар, шулай ук балык һәм йорт хайваннары өчен азык сатып алу һәм үзләре дә сату мөмкинлеге бар

«Бу сервис Татарстан фермерлары өчен бик уңайлы. Онлайн режимда азык сатып алу авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә бизнес өчен отышлырак тәкъдимнәр табарга, шулай ук кирәкле товарлар эзләүдә вакытны янга калдырырга мөмкинлек бирә», — дип билгеләп үтте Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудерметова.

Терлек азыгын «Үз фермерлыгым» платформасы аша Татарстан фермерлары гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән аграр сектор вәкилләре дә сата. Әлеге категориядә электрон мәйданчыкта барлыгы 2000 төрдән артык продукция тәкъдим ителгән.