Саба районы игенчеләре уракка төште

Хезмәткә түләү сыйфатка нык бәйле булачак.

(Саба, 4 август, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Саба районы игенчеләре уракка төште. Басуларга үстерелгәнне җыйнап алуга «Игенче» җәмгыяте механизаторлары да беренчеләрдән чыкты, дип яза җирле басма.

Чәршәмбе көнне алар халык телендә "Имәнлек" дип йөртелгән урман буендагы 45 гектарлы басуда көзге бодай суктыра башладылар. Аңарчы Расим Сәгыйтов һәм Рафис Гыйльметдинов комбайннары теземнәргә салган гәрәбәдәй башаклар бер-берсенә сыенышып, җирнең йөрәк тибешен тыңлый кебек тоелды. "Скипетр" сортлы бодай былтыр гектарыннан 47шәр центнер уңыш биргән. Быел объектив сәбәпләр аркасында аңа ук өметләнмиләр. Әмма үстерелгән кадәренең һәр бөртеге амбарга кайтырга тиешлеге турында кайтыртуга өч "Дон" комбайны хуҗалары басу башына килеп туктауга керештеләр.

Механизаторлар Айдар Нурисламов, Равил Хуҗиәхмәтов, Илшат Яруллин, Айнур Әмиров, Хәйдәр Мөнәвиров, Флүр Кәримов игенне суктырып 10-15 метр баргач, "кыр кораблары"н туктатып, салам арасында коелган бөртек эзли башладылар. Аларга хуҗалык җитәкчесе Алмаз Зарипов белән баш агроном Нияз Галиев та кушылды. Ашлыгы суктырып алынган теземнәрдә, герметизация таләпләренең үтәлүен дәлилләп, кибәкләр генә калган иде, тук башаклар табылмады. "Шулай да аскы иләкне бераз төшерәбез, барабанның әйләнешен арттырабыз",– дип нәтиҗә ясады Илшат Яруллин һәм техниканы көйләүгә кереште.

Егерменче сезонын уракка чыккан Шекше егете "Дон" двигателе чыгымчылавы аркасында былтыр югары күрсәткечкә ирешә алмаган. Быел сынатмаска исәбе. Айдар Нурисламов белән Равил Хуҗиәхмәтовка исә җыйгычның табаннарын камыл биеклегенә карап үзгәртергә туры килде. Равилнең алмаш комбайнчы буларак беренче сезоны булса, Айдар исә әтисе Мәгъсүт абыйга ияреп, теш чыкканнан бирле кырга йөреп үскән игенче. Техниканы басуга чыккач көйләүне тиз хәл итте. Гомумән, "КамАЗ" йөртүчесе Рөстәм Сөнгатовка бункерлар тулганын озак көтәргә туры килмәде. Беренче булып Илшат Яруллин комбайнында сигнал уты кабынды (фото). "Өчегез дә икешәр тезем суктырдыгыз, ничек синеке тизрәк тулды?"– дип сорыйм аннан. "Күрәсең, калынрак тезем туры килгәндер",– дип аңлатты игенче. Хәер, ул арада Хәйдәр белән Айдар "Дон"нары да бункерлары тулып туктап калды. Алардан да 4,5-4,6шар тонна ашлык алган Рөстәм Сөнгатов ындыр табагына ашыкты. "Ул хәзер прицеп тагып киләчәк. Әлегә рулонлагач таралганлыктан, көзге бодай саламын җыймыйбыз. Комбайннар аны тураклап, турыдан-туры җиргә сиптереп бара – бу туфракка менә дигән ашлама. Игеннәр акрынлап өлгерә. Иртәгә Шекше ягында 4 комбайн көзге бодайны турыга урдырырга чыга, – диде Нияз Галиев. Агроном әйтүенчә, хуҗалыкта 900гектарда көзге, 1849 гектарда сабан культуралары игелгән. Арпаның һәр гектарыннан уртача– 25-27, бодайдан – 23әр, борчактан 15әр центнер уңыш алырга ниятлиләр.

Хезмәткә түләү сыйфатка нык бәйле булачак. "Подборкада бер нормага (47,5 тн.) бер комбайнга (2 механизаторга) 2700 сум түләү каралган. Әгәр сыйфатка "5ле куелса – 50%, "4"легә 25 процент өстәлә. Моннан тыш тоннасына 2 килограмм исәбеннән бушлай ашлык каралган. Комбайн иске, 10 ел эшләгән икән, тагын 100 процент өстәп түлибез. Механизаторлар җиргә коелып калган бөртекләр чәчкәнгә караганда күбрәк тишелеп чыга икән, хезмәт хакларына кырын сугасын да яхшы беләләр",– дип аңлатты баш икътисадчы Марат Фатыйхов.

Иң мөһиме, игенчелеләргә хәвеф-хәтәргә тарымый эшләргә язсын, ягулык мәсьәләсендә борчылган җитәкче проблемалары уңай хәл ителсен, Гыйниятулла Гайнуллинга тракторына тагылган зур цистернадагы суны ут сүндерү өчен эшкә җигәргә туры килмәсен иде, диелгән район хәбәрендә.