Зәй районы буенча барлыгы 10 мең тонна печән әзерләнгән

Терлекчелек комплексларына кайтарылган яфрагазык 155 тонна тәшкил итә

 (Казан, 4 июль, “Татар-информ”). Зәйдә терлек азыгы әзерләү – көн кадагындагы мәсьәлә. Районда күпьеллык үлән 8600 гектар мәйданда чабылган, барлыгы 10 мең тонна печән әзерләнгән, 25900 тонна сенаж салынган. Терлекчелек комплексларына кайтарылган яфрагазык 155 тонна тәшкил итә.

Үз хуҗалыгында мал тотучылар өчен дә хәзер киеренке вакыт, халык кышлык печән хәстәрләү белән мәшгуль. Корылык тору сәбәпле, агрофирма кырларындагы күпьеллык үләннәрдән шәхси хуҗалыкларга да өлеш чыгар дип өметләнеп булмый. Шуңа күрә терлек асраучыларга, үзәннәрдә, су буйларында печән чабып, терлек азыгы әзерләргә киңәш ителә, дип хәбәр итә “Зәй офыклары” газетасы.