Татарстанда, корылык булу сәбәпле, бал кортлары балсыз кала

Быел, чын бал аз күләмдә җитештерелгәнгә, фальсификацияләнгән продукт күп булачак

 (Казан, 4 июль, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда, корылык булу сәбәпле, бал кортлары балсыз кала. Бөҗәкләр умарталыкка табышсыз кайта. Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәрчесенә “Умартачылык буенча идарә” учреждениесендә хәбәр иттеләр.

Сезон башында бөҗәкләр нектарны төрле үсемлекләрдән җыярга тырышкан, ләкин, туфракта дым аз булу сәбәпле, нектар формалашмаган.

Юкә агачлары чәчәк аткач, бал кортлары бал җыярга очмаганннар да, чөнки алар чәчәкләрнең буш булуын белгәннәр. Нәтиҗәдә, күп кенә умарталыклар һаман да балсыз.

Умартачылык буенча идарәдә быел балны яңгырлар яуган территорияләрдә генә әзерләп булыр, дип уйлыйлар.

Моңа бәйле рәвештә, идарә татарстанлыларны балны базарлардан, ярминкәләрдә һәм очраклы кешеләрдән сатып алмаска чакыра. Быел, чын бал аз күләмдә җитештерелгәнгә, фальсификацияләнгән продукт күп булачак. Табыш алырга теләгән умартачылар иске балны төрле тәмләткечләр белән куша башлаячак.