Яңгырлы һава шартларында республика районнарында сенаж әзерлиләр

Яңгырлы һава шартларында республика районнарында сенаж әзерлиләр

(Казан, 4 июль, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). Яңгырлы һава шартлары республика аграрийларына печән хәзерләргә комачаулык итү сәбәпле, зур игътибар сенаж әзерләүгә бирелгән. Яңгыр яву нәтиҗәсендә, чабылган печән хәзерләнеп бетмичә кырда ята. Шуңа күрә, аграрийлар сенаж хәзерләргә тотынган.

Бүгенге көндә, гомумән алганда, шартлы рәвештә бер баш терлеккә 6,1 центнер азык әзерләнгән, узган ел бу күрсәткеч 5,6 булган. Питрәч районында бер баш терлеккә 9,6 центнер азык әзерләнгән. Кама Тамагында - 8,7, Зәйдә - 8,6, Сабада - 8,2. Чистай районында бер терлек башына 4,7 центнер азык туры килә, ә Биектауда - 4,6, Азнакайда - 4,1, Яңа Чишмәдә - 3,9.