Татарстанда 25 хуҗалык гаилә фермаларын үстерү өчен грант отты

Республиканың 17 районындагы эшмәкәрләргә грант бирү өчен 350 млн сум бүленгән.

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). Татарстанның 17 районындагы 25 крестьян-фермер хуҗалыклары гаилә фермаларын үстерү буенча проектларны тормышка ашыруга грант откан. Бу хакта республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«2017-2020 елларга Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы буенча грантлар бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын сайлап алу конкурсына йомгак ясалды», — диделәр министрлыкта.

Грантларның гомуми суммасы — 350 млн сум, шул исәптән 203 миллионы федераль бюджеттан бирелгән. Конкурста республиканың 50 хуҗалыгы катнашкан.

Грант акчаларына Татарстанда 17 гаилә терлекчелек фермалары төзеләчәк һәм реконструкцияләнчәк, өстәмә рәвештә 1846 баш мөгезле эре терлек сатып алыначак һәм 75 яңа эш урыны булдырылачак.