news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай районында сабанчылар ярышында җиңүчеләр билгеле булды

Бәйрәм төсмерен алган әлеге чарада алдынгы механизаторлар, ветераннар, юбиляларга бүләкләр тапшырылды.

Азнакай районында сабанчылар ярышында җиңүчеләр билгеле булды
http://aznakaevo-rt.ru/

(Азнакай, 4 июнь, «Татар-информ», «Маяк»). Быел Сабанчылар ярышы «Таллы Бүләк» хуҗалыгы басуында узды. Анда төрле хуҗалыклардан үз эшенең остасы булган 17 механизатор үзара көч сынашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бәйгедә совет чорыннан килгән «ДТ», «Беларусь» тракторларыннан башлап, тулысынча компьютерлаштырылган, көчле егәрле техникалар катнашты. Ярышчылар арасында иң яше Салават Харисов иде, ул җирле техникумның икенче курсын тәмамлый. Былтыр өченче урынны яулаган булган.

Ярышларны Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрикләү һәм рәхмәт сүзләре белән ачып җибәрде. Ул шулай ук язгы кыр эшләрендә катнашучыларга барлыгы 250 мең сумлык сертификатлар тапшырылачагын да әйтте.

Бәйрәм төсмерен алган әлеге чарада алдынгы механизаторлар, ветераннар, юбиляларга бүләкләр тапшырылды.

Ярыш әләмен тантаналы төстә узган елгы җиңүчеләр Алмаз Шәехов һәм Рафаэль Аптикаев күтәрде. Ярышларның тәртибе һәм шартлары белән таныштырганнан соң, команда бирелүгә, «корыч ат»лар алга ыргылдылар. Алар артыннан кара буразналар сызылып калды.

«Игенченең уңганлыгы кырларыннан күренә», — дип юкка җырланмый. Механизаторларның эшләрен тәҗрибәле хөкемдарлар бәяләде.

Җиңүчеләр ике категориядә: җирне каплатып һәм каплатмыйча сөрү буенча билгеләнде. Беренче өчлектә пьедесталның иң югары баскычына «Таллы Бүләк» хуҗалыгыннан Илһам Хәсәншин менде. Икенче урында — Ленар Габдрахманов КФХнан Альберт Гаффаров, өченче урында — «Азнакай» агрофирмасының Урманай бүлекчәсеннән Альмир Хәбибуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100