news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча районы тәүлегенә беренче тапкыр 200 тонна сөт җитештерде

Республика Россиянең башка төбәкләре арасында сөт җитештерү һәм сату күләме буенча алда бара.

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). Татарстанның Арча районы тәүлегенә 200 тонна сөт җитештерде. Тәүлеклек савым буенча район тарихында беренче тапкыр мондый планкага ирешелде. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Сөт терлекчелеге — Татарстан агросәнәгать комплексының өстенлекле юнәлешләренең берсе. Шул исәптән, Министрлык тарафыннан сөт җитештерүгә һәм реализацияләүгә ярдәм итү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру аркасында республикада уңай нәтиҗәләр билгеләнә», — диде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, Татарстан илнең башка төбәкләре арасында товар сөтен җитештерү һәм сату күләме буенча алда бара.

Бүгенге көндә республикада тәүлегенә 4 мең тоннадан артык сөт җитештерелә, бу 221,2 тоннага, ягъни узган елның шушы датасына караганда 5,7 процентка күбрәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100