Татарстанда терлек азыгы әзерләү башланды

Татарстанның Буа, Кайбыч һәм Лениногорски районнары терлек азыгы әзерләү эшенә кереште
(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Татарстанның Буа, Кайбыч һәм Лениногрски районнары беренчеләрдән булып терлек азыгы әзерләү эшенә кереште. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Бүгенге көнгә Буа районында 50 тонна печән һәм 100 тонна сенаж әзерләнгән. Ә Кайбыч районы авыл хезмәтчәннәре 20 тонна печән запасы булдырган. Лениногорски районында 400 тонна сенаж җитештерелгән. Якын көннәрдә республиканың калган районнары да терлек азыгы әзерләү эшләрен башлап җибәрәчәк.