Фермерлар һәм шәхси хуҗалык тотучылар сөтне сатып алу бәяләрен күтәрүне таләп итә

Сөтне сатып алу бәясе ике мәртәбә кимеде. Фермерлар һәм шәхси хуҗалык тотучылар яңадан аның бер килограммын 10 сум 50 тиенгә кадәр арттыруны таләп итә
(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Иртәгә ТР Дәүләт Советында “Агросәнәгать комплексын үстерү” илкүләм проектын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту комиссиясе утырышы була. Анда фермерлар, шәхси хуҗалык тотучылар һәм Татарстан авыл хуҗалыгы кооперативларының сөтне сатып алу бәяләре уңаеннан мөрәҗәгате каралачак. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров хәбәр итте.
Шунысын да искәртик, моннан берничә ай элек сөтне сатып алу бәясе ике тапкыр кимегән иде. Авыл хуҗалыгы тауар җитештерүчеләренә сөт җитештерү белән шөгыльләнү табыш китерми башлады. Шунлыктан алар үз үтенечләре белән ТР Дәүләт Советына мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булды. Әмма проблема иртәгә үк хәл ителер дип өметләнергә кирәкми, дип саныйлар Ассоциациядә.