Казан һәм Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре май ахырына кадәр дәвам итә

Тауар бәяләре элеккечә кала

(Казан, 4 май, «Татар-информ»). Казан һәм Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре май ахырына кадәр дәвам итә. Тауар бәяләре элеккечә кала, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
Казанның Вахитов, Идел буе, Мәскәү, Яңа Савин һәм Совет районнары базарларыннан тыш, Чаллының ике сәүдә мәйданчыгында да ярминкәләр узачак.

Киләсе шимбәдә Вахитов районында ТР Арча, Теләче, Нурлат һәм Саба районнары хезмәтчәннәре үз продукцияләрен тәкъдим итәчәк. Идел буе базарында Аксубай, Әлки, Әтнә һәм Лаеш районнары сәүдә итәчәк. Мәскәү базарында Буа,Чүпрәле, Мамадыш һәм Балтач районарында җитештерелгән продукцияне сатып алырга мөмкин булачак.
Яңа Савин районында Кукмара, Яңа Чишмә, Биектау, Югары Ослан, Спас һәм Питрәч районнары хезмәтчәннәре җитештергән сөт һәм ит сатып алырга мөмкин. Балык Бистәсе, Апас, Кама Тамагы, Алексеевски, Тәтеш һәм Кайбыч районнары хезмәтчәннәре Совет районы базарына киләчәк.
Чаллы ярминкәләренә авыл хуҗалыгы продукциясен Тукай, Менделеевски, Минзәлә, Әгерҗе, Мөслим, Актаныш, Сарман һәм Ютазы районнары җитештерүчеләре алып киләчәк.
“Татарстан кулланучылар берлеге”, “Вамин-Татарстан” ҖЧҖ, “Татплодоовощпром” ЯАҖ, “Сервис-агро” ҖЧҖ, “Яшел Үзән сөт комбинаты” ҖЧҖ, “Полимэкс” ЯАҖ һ.б. да арзан бәядән авыл хуҗалыгы продукциясен тәкъдим итәчәк.