Мөслим районында чит ил сыерлары рекорд куя

Комплекста уртача көнлек савым 32 литр тәшкил итә.

(Мөслим, 4 апрель, «Татар-информ», «Авыл утлары»). «Август-Мөслим» агрофирмасының Үрәзмәт сөтчелек комплексында Германиядән кайткан буаз таналарның 300дән артыгы бозаулады. Араларында 40-50 литр сөт бирүче сыерлар да бар.

Голштин-фриз токымлы сыерлар мул продукт бирүе белән аерылып тора, ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре. Комплекста уртача көнлек савым 32 литр тәшкил итә. Сыерларны унсигез робот сава.