Татарстанның Биектау районы фермеры 2,5 мең йорт куяны баласы сатарга ниятли

Елена Магина авыл эшкуарлары үрчетү өчен сатып ала торган нәселле йорт куяннары үстерә

(Казан, 4 апрель, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанның Биектау районы фермеры Елена Магина бу сезонда 2,5 мең нәселле йорт куяны баласы сатарга ниятли. Аларны Татарстан һәм Россиянең авыл эшкуарлары үрчетү өчен сатып ала. Бу хакта ул “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә сөйләде.
Е.Магина көмешсыман һәм калифорния токымлы йорт куяннары үстерә. Аның хуҗалыгында шулай ук ак великан һәм совет шиншилласы да бар. Куяннарның баш саны 500 гә җитә.
Инде бүген үк Чуашстан, Башкортстан, Мари Эл Республикалары, Ульян, Самара, Киров өлкәләре һәм Россиянең башка төбәкләре авыл эшкуарларыннан нәселле йорт куяннары сатып алу өчен заказлар килә. Алар Татарстан фермерының даими клиентларына әверелде. Е.Магина йорт куяны балаларын июньдә сата башларга ниятли.