Ютазы районында яңа терлекчелек фермалары ачылды

Фермер 250 башка исәпләнгән яңа терлекчелек комплексы ачты.

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәселле эш буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Ришат Зарипов Ютазы муниципаль районында яңа сыер абзарлары һәм катнаш азык цехын ачуда катнашты. Бу турыда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Эш сәфәре «Вафауллин Ансель» КФХсыннан башланды. Биредә 250 башка исәпләнгән яңа терлекчелек комплексын ачканнар, ул «Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы буенча узган ел ачылган. Моннан тыш, КФХда 2 силос-сенаж траншеясы төзелгән, алар өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан 900 мең сум бирелгән.

Аннары «Уңыш» ҖЧҖендә 200 башка яңа сыер абзары төзелгән, ул шулай ук 2019 елда «140тан 390 башка кадәр исәпләнгән яңа сыер абзарларын төзү» пилот программасында катнашкан. Татарстан Республикасы бюджетыннан «Уңыш» ҖЧҖенә чыгымнар өлешен каплауга 9 млн бирелгән.

«АгроМир» ҖЧҖендә заманча катнаш азык әзерләү цехын ачу тантанасында компьютерлаштырылган программа линиясенең эше белән таныштылар. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгече шулай ук бозаулар урынын карап чыкты, анда яшь индивидуаль ашату гамәлгә кертелгән. Биредә шулай ук ындыр табагына 5 млн сумлык капиталь ремонт ясалга, шул исәптән 1,5 млн сум дәүләт ярдәме алынган.

Сәфәр азагында Байрак авыл Мәдәният йортында узган семинар-киңәшмәдә Ришат Зарипов аграрийларга үсемлекчелек белән генә түгел, ә терлекчелек белән дә шөгыльләнергә кирәклеген әйтте. Шулай ук ул катнашучыларга токымлы терлек алу өчен субсидияләр алу тәртибе турындагы чараларны аңлатты.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Андрей Борисов Ютазы районы аграрийларының 2019 елгы эшчәнлегенә йомгаклар ясады һәм 2020 елга стратегик бурычларны игълан итте - техника паркын яңарту һәм терлекчелектә алдынгы технологияләр кертү.