Татарстанның шәхси хуҗалыклары һәм КФХ ел башыннан 763 млн.сумлык 2658 банк кредиты алган

Авыл товар җитештерүчеләре алган акчаларны яңа эшчәнлек төрләрен үзләштерүгә юнәлдергән

 (Казан, 4 март, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанның шәхси хуҗалыклары һәм КФХ ел башыннан 763 млн.сумлык 2658 банк кредиты алган. Авыл товар җитештерүчеләре алган акчаларны яңа эшчәнлек төрләрен үзләштерүгә юнәлдергән. Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр иттеләр.

ТР Балтач районы хуҗалыклары 50 млн.сумлык 192 кредит алган, Актаныш районы авыл товар җитештерүчеләре - 32,6 млн.сумлык 130 кредит, Мамадыш - 36 млн.сумлык 134, Кукмара - 42 млн.сумлык 157, Нурлат районында 134 агробизнес вәкиле 47 млн.сумлык кредит алган.

Шул ук вакытта Баулы, Тукай, Менделеевск һәм кайбер башка районнарда 1,4-8 млн.сумлык 5-11 банк кредиты алынган.