Техника җитмәү сәбәпле, сугарыла торган мәйданнар ике тапкыр кыскарачак

Техника җитмәү сәбәпле, сугарыла торган мәйданнар ике тапкыр кыскарачак
(Казан, 4 март, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Быел “Татмелиорация” траст компаниясе ААҖ сугарыла торган мәйданнарны ике тапкыр киметергә планлаштыра. Бүген предприятие техника белән 25-30 процентка гына тәэмин ителгән, аның да 90 проценты тузган. Хәзер предприятие белгечләре кайбер машиналарны төзәтергә тырыша. Әмма бу гына хәлне яхшыртмаячак. Генерал директорның беренче урынбасары Вәгыйзь Вәлиуллин сүзләренчә, быел эш күләмен дә киметергә туры киләчәк, ә бу, үз чиратында, авыл хуҗалыгы культураларының уңышына тискәре йогынты ясаячак. Компаниянең хәлне төзәтерлек үз акчалары юк.