Фермерлар эшчәнлек кырларын киңәйтергә ниятли

Фермерлар эшчәнлек кырларын киңәйтергә ниятли

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Киләсе атнада республика фермерлары Казанга укырга киләчәк. Квалификация күтәрү курслары Татар агробизнес кадрларын яңадан хәзерләү институты базасында оештырыла. Институт укытучылары һәм Татарстанның фермер һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе белгечләре белән бергә «Авыл хуҗалыгы җирләре әйләнеше турында» федераль законын гамәлләштерү барышы турында фикер алышырга ниятли. Салым салу, авылда кулланучылар кооперациясен үстерү, энергия саклау һәм фермер хуҗалыклары эшчәнлеге белән бәйле мәсьәләләр дә каралачак.

Укырга республиканың барлык фермер хуҗалыгы җитәкчеләре киләчәк. Теоретик өлешне тәмамлагач, республиканың кайбер хуҗалыкларына бару каралган. Аерым алганда, «Майский тепличный» совхозында авыл эшмәкәрләренә теплица шартларында гөмбә үстерү ысулларын күрсәтәчәкләр. Курсларны оештыручылар фикеренчә, фермерлар әлеге тәҗрибәне өйрәнү теләге белдерәчәк, чөнки ул алар өчен өстәмә керем алу чыганагы булырга мөмкин.