Татарстан фермерлары амарант үстерергә планлаштыра

Корылык була калса, бу майлы үсемлек үсәр өчен күп дымлылык таләп итмәячәк

  (Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстан фермерлары амарант үстерергә планлаштыра. Корылык була калса, бу майлы үсемлек үсәр өчен күп дымлылык таләп итмәячәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы корреспондентына Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров хәбәр итте.
Аның сүзләренчә,фермерлар киләсе сезонда үстереләчәк, корылыкка чыдам культуралар исемлеген төзи. Шуларның берсе – амарант.
Амарант – техник культуралар исәбенә керә. Аның мае фармацевтика сәнәгатендә кулланыла һәм алтын бәясе диярлек тора – дөнья базарында амарант маеның 1 граммы 1 долларга тигез.
Моннан тыш, үсемлек үзе аксымнарга бай булуы ягыннан сыер сөтенә якын. Хәтта ул аминокислоталарга да ия.
Җыеп кына әйткәндә, киләсе сезонда һава торышының көйсезләнүенә бәйле булмас өчен, Татарстан фермерлары корылыкка чыдам авыл хуҗалыгы культураларына өстенлек бирә, дип белдерә К. Байтимеров.