Быел ТР Арча районында 20 дән артык гаилә фермасы төзергә ниятлиләр

Биредә кече хуҗалыкларны үстерүгә зур игътибар бирелә

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Быел ТР Арча районында 20 дән артык гаилә фермасы төзергә ниятлиләр. Биредә кече хуҗалыкларны үстерүгә зур игътибар бирелә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә әлеге муниципаль районның башкарма комитетында белдерделәр.
Соңгы 2 елда районда 417 кеше үзмәшгульлек федераль программасы нигезендә эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлаган, ягъни үз эшләрен ачкан.
Шул ук вакытта шәхси хуҗалыклар да үстерелә. Узган ел авыл хезмәтчәннәре 3600 дән артык ташламалы кредит алган, аның 2850се буенча субсидия түләнә.
Шулай итеп 2011 елда шәхси ярдәмче хуҗалык базасында эшләячәк гаилә фермалары актив үсеш алачак.