Министрлык вәкиле Апаста дөньякүләм яңа технологияләр кулланыла торган фермада булды

Районга эшлекле сәфәр белән Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов килде.

(Апас, 3 декабрь, «Татар-информ», «Апастово-информ», Гүзәл Хилавиева). Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов Апас районына эшлекле сәфәр белән килде. Ул район башлыгы Айрат Җиһаншин белән берлектә заманча технологияләргә нигезләнеп эшләүче Зөфәр Ибраһимовның крестьян-фермер хуҗалыгының эшчәнлеге белән танышты.

Биредә барлык эшләр дә автоматлаштырылган, цифрлашкан һәм компьютерлар ярдәмендә башкарыла. Зөфәр Ибраһимов һәрберсе турында сөйләп җитәкчеләрне таныштырды. Һәр хезмәткәр үзенә бирелгән эшне җиренә җиткереп башкара.

«Авылга шәһәрдән күченеп кайттым да фермага эшкә урнаштым. Биябашында эшләдем. Менә яңа фермага килдек. Биредә бары да заманча, чиста, якты. Иртәнге алтыдан кичке бишкә кадәр эшлим. Чәй эчеп ял итү урыны да бар, хезмәт хакын да вакытында түлиләр», — дип уртаклашты Ринат абый Әлмөхәммәтов.

Республика кунаклары хуҗалык эшчәнлеге белән якыннан танышып югары бәя бирделәр.

«Без бүген Апаска авыл хуҗалыгында эшләргә теләгән эшмәкәрләр белән очрашырга килдек. Сәфәребезне әлеге хуҗалыктан башладык. Биредә бик күп эш башкарылган. Ферма мал белән тулган. Һәр эшләре цифрлашкан, яңа технологияләр кулланыла. Дөньякүләм кереп бара торган яңалыклар кертелгән. Уңышлар, халык белән аңлашып эшләүләрен телибез. Аларның эш тәҗрибәсен башкаларга да күрсәтергә тырышабыз», — диде министрлык вәкиле.