Быел ТР агросәнәгать комплексы шәхси хуҗалыклар белән бергә 1,3 млн тонна бәрәңге җитештергән

Авыл хуҗалыгы секторына 14 мең тонна гына бәрәңге туры килә

  (Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Быел ТР агросәнәгать комплексы шәхси хуҗалыклар белән бергә 1,3 млн тонна бәрәңге җитештергән. Авыл хуҗалыгы секторына 14 мең тонна гына бәрәңге туры килә. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр иттеләр.
Быел әлеге авыл хуҗалыгы культурасы 2012 ел уңышыннан бераз күбрәк.
Республикада бәрәңгенең күп өлешен агросәнәгать комплексы предприятиеләре түгел, ә шәхси ярдәмче хуҗалыклар бирә, дип билгеләп үттеләр министрлыкта.