Баулыда иң яхшы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен сәламләделәр

Районныћ авыл хуҗалыгы тармагында 748 кеше мәшгуль

 (Казан, 3 декабрь, “Татар-информ”). Баулы муниципаль районының авыл хуҗалыгы тармагында 748 кеше мәшгуль. Бу өлкәнең иң яхшы хезмәтчәннәре өчен бәйрәм оештырдылар.
Чара бәйрәм табыны артында ресторанда узды. Авыл хезмәтчәннәренә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерү һәм аларны котлау өчен Татарстаннның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов килде. Ул икмәк үстерчеләргә һәм терлекчеләргә министрлыкның рәхмәт хатларын тапшырды.
Баулы районы башлыгы Альберт Хәбибуллин шулай ук авыл хуҗалыгы алдынгыларын котлады һәм бүләкләр тапшырды. Кайберәүләр район башкарма комитеты, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бүләкләренә лаек булдылар, дип хәбәр итә “Хезмәткә дан” газетасы.