Түбән Кама комбайнчысы 100 мең сум премиягә ия булган

22 көндә Олег Захаров MacDon комбайнында 1 852 га мәйданда печән чапкан.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Түбән Каманың «Союз-Агро» комбайнчысы Олег Захаров республика конкурсында җиңү яулап, 100 мең сум премия алды.Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Ул печән чабу буенча иң яхшылар унлыгына керде. 22 көндә Олег Захаров MacDon комбайнында 1 852 га мәйданда печән чапкан.

Быел конкурсны төркемнәрдә үткәргәннәр. Конкурста авыл хуҗалыгында эшләүче 1 436 хезмәткәр катнашкан, шулардан 1 298 комбайнчы бөртеклеләрне суктыру буенча һәм 138 механизатор бөртекле культураларны чабу буенча үзара көч сынашкан.

Республиканың иң яхшы комбайнчыларын ачыклау өчен, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре даими рәвештә мониторинг алып барган.