420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Әтнә, 3 сентябрь, "Татар-информ", "Әтнә таңы"). Арча районының «Ак барс» агрокомплексы» ширкәтендә ясалма орлыкландыру техникларының республика бәйгесе узды. Анда 43 район вәкиле катнашты, дип яза җирле басма.
Ярыш дүрт этапта үтте: катнашучыларга теория һәм практика буенча да сынау узарга туры килде. Әлеге бәйгедә уңышлы чыгыш ясап, «Шахтер» күмәк хуҗалыгы ясалма орлыкландыручысы Данил Шәйхетдинов икенче урынга лаек булды.