"Зәй" агрофирмасы игенчеләре көзге бодай уңышын җыюны төгәлләделәр

"Зәй" агрофирмасы игенчеләре көзге бодай уңышын җыюны төгәлләделәр

(Казан, 3 август, "Татар-информ"). "Зәй" агрофирмасы игенчеләре көзге бодай уңышын җыюны төгәлләделәр. Иң күп уңыш “Алга” бүлекчәсе кырларыннын җыелган. Биредә гектардан 58,8 центнер уңыш чыккан, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте..

Көзге бодай 2878 га мәйданда чәчелгән. Оператив белешмәләр буенча, агрофирма хезмәтчәннәре 13,4 мең тонна ашлык җыйганнар. Уртача уңдырышлылык – 46,4 ц/га.

Урып-җыю эшәләрендә бишәр комбайннан торган ике отряд эшләгән. Эшнең югары дәрәҗәдә оешканлыгы һәм механикалаштырылган отрядларның уңышлы эшләве нәтиҗәсендә көзге культураларны җыю кыска срокларда тәмамланган.

  • Оператив белешмәләргә караганда, 3 августка, Зәй районы буенча барлыгы 12,6 мең га мәйданда урып-җыю эшләре башкарылган. Бу - планнан 33,9 % тәшкил итә. Урак башланганнан бирле 52,7 мең тонна ашлык җыелган. Узган тәүлектә зәйлеләр 5,5 мең тонна ашлык суктырганнар.