Татарстанның Саба районында терлекчелек тармагы алдынгыларын бүләкләделәр

Алдынгыларга дәүләт бүләкләре, мактау грамоталары, рәхмәт хатлары һәм премияләр тапшырылды.

(Казан, 3 август, "Татар-информ"). Шушы көннәрдә Татарстанның Саба районы “Сабантуй” ат спорт комплексында терлекчеләрнең чираттагы слеты узды. Анда  2018 елның беренче яртыеллыгында терлекчелек тармагындагы эшләргә йомгак ясалды. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итә.

Слетта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов һәм район башлыгы Рәис Миңнеханов чыгыш ясадылар. Алар терлекчеләрнең хезмәтен югары бәяләде һәм озак еллар намуслы хезмәт итүләре һәм югары күрсәткечләргә ирешүләре өчен рәхмәт белдерде.

2018 елның беренче яртыеллыгында терлекчелек тармагы эшенә йомгаклар турында районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Хәсәншин сөйләде. Аннары алдынгыларга дәүләт бүләкләре, мактау грамоталары, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының һәм район башлыгының рәхмәт хатлары тапшырылды, акчалата премияләр бирелде.

Сәламләү сүзләре белән РФ АПК хезмәткәрләре һөнәри берлегенең Татарстан республика оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллина да чыгыш ясады. «Симет» ҖЧҖендә 42 ел сыер савучы белән эшләүче Миләүшә Шакировага шифаханәгә түләүсез юллама тапшырды, ферма мөдире  Әюп Хафизов, машина белән  саву операторы Фәнәвил Ибраев һөнәри берлек премияләре белән бүләкләнделәр.