Актанышта беренче кыр батырларына тәүге премияләр тапшырылды

Җиңүчеләрне билгеләгәндә комбайнның маркасы да, көче дә исәпкә алынды һәм ул шулай дәвам итәчәк.

(Актаныш, 3 август, "Татар-информ", "Актаныш - информ", Лилия Бәхтиева). Актанышта беренче башакларны җыйнап алган көннән төгәл бер атна вакыт үтеп тә киткән. Район җитәкчелеге дә тырыш хезмәт куйган үз батырларына хөрмәт билгеләрен күрсәтеп тора, дип яза җирле басма.

Урып-җыюда катнашучы комбайнчыларны кызыксындыру максатында район җитәкчелеге быел да матди яктан стимул бирүче чараларны башлап җибәрде - урып-җыю кампаниясенең беренче биш көнендә иң күп икмәк игүгә ирешкән комбайнчыларга акчалата премияләр бирделәр.

Премияләрне кыр корабларын иярләгән батырларга Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альберт Тимеров, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре профсоюз райкомы рәисе Рөстәм Шәйхетдиновлар тапшырды.

Җиңүчеләрне билгеләгәндә комбайнның маркасы да, көче дә исәпкә алынды һәм ул шулай дәвам итәчәк. Шул рәвешле җиңүчеләр дә 3 категориядә билгеләнде. Урып-җыю чоры дәвамында, һәр атнаның җомга көнендә бүләкләр ук хуҗаларын табачак дип ышандыра район җитәкчелеге. Алга таба атналык күрсәткечләр белән беррәттән кампания башыннан сугылган икмәк күләме дә исәпләнәчәк.

"Актаныш" агрофирмасының Актаныш бүлекчәсе механизаторлары Эльбрус Мөхәммәтов (625,8 т.), Ильмир Гайнанов(451,7 т.), Альберт Шәнгәрәевлар (449,1 т.) - бу көнне А.И.Тимеров кул кысып премия тапшырган беренче комбайнчылар иде. "Нью Холланд" , "Акрос -595" һәм "Дон -1500" кыр корабларын иярләүче батырларның эш күрсәткечләре, үз категория комбайннар арасында, район буенча иң югарысы.

Бу көнне комбайнчыларны эшкә рухландыру максатыннан каралган премияләрне "Актаныш" агрофирмасының Киров бүлекчәсеннән Зәки Җәмилов (516,8 т), "Чишмә" агрофирмасыннан Мансур Хәмзин (354,2 т), "Таң" хуҗалыгыннан Айдар Хуҗиннар (460,5 т) да алды.

Шунысы игътибарга лаек, бүгенге исемлектә шактый тәҗрибәле механизаторлар белән беррәттән яшь кенә егетләрнең дә исем-фамилияләре дә бар иде. 22 яшьлек Айдар Хуҗин – әнә шундыйлардан. Кайчандыр хезмәт юлын комбайнчы ярдәмчесе булып башлаган егет менә ике ел инде урып-җыю кампаниясен кыр корабы штурвалы артында каршылый. Хезмәтенең хөрмәтләнүенә ул ихластан сөенүен яшермәде. "Алга таба тагын да үҗәтләнебрәк, тырышыбрак эшләячәкмен!", - дип иген диңгезенә юл алды ул. Тырышып эшләгән кешенең шул рәвешле матди ягын яхшыртырга омтылуы табыгый дә. Өйдә ятсаң, китереп бирмиләр бит – монысын һәркем яхшы белә.

Өстәвенә, быел да Президент Рөстәм Миңнеханов югары күрсәткечләргә ирешкән комбайн экипаҗлары өчен Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының "Иң яхшы комбайнчысы" дигән республика конкурсы игълан итте. Даны еракларга таралган Актаныш игенчеләре әлеге бәйгедә, һичшиксез, катнашырга тиеш.

Иртә таңнан кара төнгә кадәр кырларда хезмәт куйган җир уллары өчен бүген район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан концерт программасы да тәкъдим ителде, диелгән район хәбәрендә.