Татарстан Президенты «Кыр көне»ндә: Мин биредә бик күп позитив мәгълүмат алдым

Рөстәм Миңнеханов һәм Джамбулат Хатуов агротехник күргәзмә экспозициясенә бәя бирде.

(Лаеш районы, 3 июль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов «Татарстанда кыр көне» күргәзмәсендә булды. Мәйданчыкларны әйләнеп чыкканнан соң республика Президенты биредә «бик күп позитив мәгълүмат алуын» әйтте.

Миңнеханов һәм Хатуов делянкаларда тәкъдим ителгән яңа перспективалы культураларның сортларын һәм гибридларын, шул исәптән бодайның «ТАССРның 100 еллыгы» сортын, шулай ук заманча авыл хуҗалыгы техникасын, минераль ашламаларны бәяләде, авыл хуҗалыгы тармагындагы алдынгы юнәлешләр белән танышты.

ТР Президенты республикага әлеге күргәзмәдә катнашу өчен килгән компанияләргә рәхмәт белдерде. Ул шулай ук «чараның искиткеч яхшы оештырылуын» билгеләп үтте.

«Бу авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр өчен бик яхшы эш формасы, биредә алга таба үсү өчен яңа мөмкинлекләрне күрергә, хезмәттәшләр белән аралашырга һәм яңаларын табарга мөмкин. Бу – бик тә уңышлы мәйданчык. Ул беркадәр кысылган, пандемиягә бәйле рәвештә күбрәк ачык һавада эшлибез. Шуңа да карамастан, бүген барысы да искиткеч яхшы оештырылган. Боларның һәммәсе дә азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен эшләнә», - диде Миңнеханов.

Ул Россиянең үзен кирәкле азык-төлек продуктлары белән тәэмин итеп кенә калмыйча, артыгын чит илләргә чыгаруын да билгеләп үтте.

«Татарстан сезнең өчен һәрвакыт ачык», - дип мөрәҗәгать итте ТР Президенты чарада катнашучыларга.