news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов «Кыр көне»ндә Хатуовны фермерлар пешергән ипи белән сыйлады

ТР Президенты республиканың Лаеш районында оештырылган агротехник күргәзмә белән танышты.

Миңнеханов «Кыр көне»ндә Хатуовны фермерлар пешергән ипи белән сыйлады

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). ТР Президенты «Татарстанда кыр көне – 2020» күргәзмәсендә үзмәшгульләр өчен эквайринг системасының үтемлелеген тикшерде. Рөстәм Миңнеханов, смартфонда виртуаль банк картасы белән акча түләп, ипи сатып алды. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Татарстан Президенты икмәк пешерүче Валерий Леонтьевтан яңа пешкән ипи сатып алды. Татарстанда танылган икмәк пешерүче күргәзмәдә үз продукциясен үзмәшгуль буларак тәкъдим итә. Ипинең нигезен Спас районында үстерелгән ашлыктан шәхси тегермәннәрдә тупас тарттырылган он тәшкил итә», - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов һәркайсы ике килограммлы ике зур ипи сатып алды. Берсен үзенә калдырса, икенчесе белән РФ авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуовны (ул бүген Татарстан Президентын озатып йөри) сыйлады. ТР Президенты ипине смартфонда виртуаль банк картасы ярдәмендә акча түләп сатып алды.

«Татарстанда кыр көне – 2020» агротехника күргәзмәсе 2 июльдә республиканың Лаеш районында ачылды. Аның эшендә Россиянең 24 төбәгеннән һәм Беларусь Республикасыннан килгән 200гә якын экспонент катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100