Авыл хуҗалыгы институтында 95 еллыкка багышланган бөтенроссия фәнни-гамәли конференция узды

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры фәнни-тикшеренү институты хезмәткәрләре эшен югары бәяләде

 (Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында фәнни-гамәли конференция узды. Фәнни форум институтның 95 еллыгына багышланган иде, дип белдерә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов конференциядә катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрҗәгать итте. Ул үз чыгышында фәнни-тикшеренү институты хезмәткәрләре эшен югары бәяләде. “Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты безнең республиканың горурлыгы. Яңа ачышларны максат итеп куйган коллектив булуы моңа дәлил булып тора.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, заманча шартларда авыл хуҗалыгы язмышында фәннең роле бик мөһим, дип ассызыклады.

Вице-премьер институт хезмәткәрләренә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.