Минзәләдә саранчага каршы көрәш буенча план төзелә

Ул 9 пункттан торачак

 (Казан, 3 июль, “Татар-информ”). Минзәлә муниципаль районында саранчага карата саклык чараларын күрәләр. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Сәлахов бу корткычны ачыклау һәм юк итү буенча район комиссиясен оештыру буенча йөкләмә бирде.

Республикада саранчага карата оештырылган план нигезендә районда да план төзеләчәк, ул 9 пункттан торачак, дип хәбәр итә ТР муниципаль берәмлекләре порталы.