Мамадышта күпьеллык үләннәрне чабуның беренче этабы тәмамланып килә

Хәзерге вакытта ул 83 процент тәшкил итә

 (Казан, 3 июль, “Татар-информ”). Мамадыш муниципаль районында күпьеллык үләннәрне чабу эшләренең беренче этабы тәмамланып килә. Хәзерге вакытта күпьеллыклар чәчелгән мәйданнарның 83 процентында эш башкарылган. Терлекләрне кышлату өчен районда шартлы бер баш хайванга 13,3 мең тонна азык берәмлеге әзерләү кирәк.

Хәзерге вакытта Шакирҗанов исәмендәге хуҗалыкта терлек азыгын әзерләү темпы акрын бара: биредә бер генә тонна сенаж да салынмаган, дип хәбәр итә ТР муниципаль берәмлекләре порталы.