7-12 июльдә Мари Эл Республикасында VII Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннары үтәчәк

Физик культура һәм спорт федераль агентлыгы мәгълүматлары буенча, Уеннарның финалында РФнең 71 субъектыннан 2700дән артык спортчы катнашачак
(Казан, 3 июль, “Татар-информ”). 7-12 июль көннәрендә Мари Эл Республикасында VII Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннары үтәчәк. РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Физик культура һәм спорт федераль агентлыгы, “Уңыш” физкультура-спорт җәмгыяте” төбәкара иҗтимагый берләшмәләр берлегенең Үзәк советы оештырган Уеннар 8 июль көнне Йошкар-Олада тантаналы рәвештә ачыла, дип хәбәр ителә РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтында.
РФ авыл хуҗалыгы министры, Оештыру комитеты рәисе Алексей Гордеев билгеләп узганча, авыл спорт уеннарын үткәрү физик культура һәм спортны үстерү буенча дәүләт сәясәтенең мөһим өлеше булып тора. Аларның төп максаты – авыл хезмәтчәннәренең сәламәтлеген ныгыту, авыллардагы физкультура һәм спортның матди-техник базасын үстерү, авыл физкультура хәрәкәтенең күпьеллык спорт традицияләрен саклап калу.
Физик культура һәм спорт федераль агентлыгы мәгълүматлары буенча, Уеннарның финалында РФнең 71 субъектыннан 2700дән артык спортчы катнашачак. Уеннарга Белоруссия, Украина, Таҗикстан командаларының да килүе көтелә.
Авыл спорт уеннарын үткәрү программасына беренче тапкыр механизаторлар ярышлары кертелгән. Трактор йөртү осталыгыннан тыш, алар йөзү һәм көч гимнастикасы буенча да ярышырга тиеш булачак.
Программага барлыгы 14 спорт төре кертелгән: армспорт, волейбол, ирекле көрәш, гер күтәрү, йөзү, полиатлон, спорт гаиләләре, аркан тартышу һәм механизаторлар ярышы.
VII Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннарында авыл җирлегендә бер елдан да ким яшәмәгән икенче этап җиңүчеләре, агросәнәгать комплексы, урман һәм балык хуҗалыгы, кулланучылар кооперациясе хезмәткәрләре катнаша ала.
Искәртеп узабыз, әлеге ярышларда Татарстаннан 45 кешедән торган төркем катнаша, аларның 39ы - спортчы һәм берничә тренер. Татарстан вәкилләрнә Йошкар-Олада армреслинг, ирекле көрәш, гер күтәрү, дзюдо, җиңел атлетика буенча үз көчләрен күрсәтергә туры киләчәк. Шулай ук алар өстәл теннисы, рус лаптасы, аркан тартышу буенча да ярышачак. Өстәвенә, спорт ярышларында гаиләләр дә катнаша, алар үзләренең түземлекләрен һәм осталыкларын күрсәтер дип көтелә.