Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Лаеш районында июль башында «Кыр көне — 2020» күргәзмәсе узачак
Чара тармактагы алдынгы фәнни казанышларны өйрәнү, аграрийларның эшлекле багланышларын ныгыту максатыннан үткәрелә.
(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). 2 июльдән 4 июльгә кадәр Лаеш районы Олы Кабан авылы янында ачык һавада «Кыр көне — 2020» иң зур күргәзмә узачак. Быел үзенчәлекле эпидемиологик вазгыятькә бәйле рәвештә, Роспотребнадзорның яңа коронавирус инфекциясе таралуын булдырмау буенча күрсәтмәләрен үтәргә кирәк булачак. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Күргәзмә эшлекле форматы белән генә түгел, ә, көзге культуралар, аннары сабан культуралары чәчүдән башлап, аңа ел буе катлаулы эзерләнү тәртибе белән дә аерылып тора. Бүгенге көндә тәҗрибә кырларындагы күрсәтмә чәчүлекләр яхшы хәлдә һәм тиздән авыл хуҗалыгы культураларының яңа сортлары һәм гибридлары белән турыдан-туры танышырга мөмкин булачак.
Күргәзмәдә шулай ук «Үсемлекчелек», «АПКны инженер-техник тәэмин итү», «Терлекчелек», «Мелиорация», «Кече хуҗалыклар» һәм «АПКны цифрлаштыру» бүлекләре буенча авыл хуҗалыгы тармагының алдынгы казанышлары күрсәтеләчәк.
Эшлекле программа кысаларында агросәнәгать предприятиеләре һәм фәнни бергәлек вәкилләре катнашында агросәнәгать комплексын үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча күргәзмәдә катнашучыларның презентацияләрен һәм мастер-классларын уздыру планлаштырыла.
Чараның максаты — тармактагы алдынгы фәнни казанышларны өйрәнү, аграрийларның эшлекле багланышларын ныгыту, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр һәм җайланмалар, товарлар белән тәэмин итүчеләр, хезмәт күрсәтүчеләр һәм кулланучылар арасында элемтәләр урнаштыру, агросәнәгать секторына ярдәм итү һәм аны үстерү өлкәсендә көчләрне берләштерү.
Күргәзмәдә катнашу мәсьәләләре буенча 8(843)221-77-91 телефоны яки expo.racin@tatar.ru электрон почта аша консультация алырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз