news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән районы җитәкчесе язгы кыр эшләренең барышы белән танышты

Бүгенгә хуҗалыклар уҗым культураларын тукландыру һәм тырмалау белән шөгыльләнә.

Яшел Үзән районы җитәкчесе язгы кыр эшләренең барышы белән танышты
http://yashel-uzan.ru/

(Яшел Үзән, 3 апрель, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). Яшел Үзән районы җитәкчесе Михаил Афанасьев язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Ул «Восток Зернопродукт» АҖ һәм «Тау Иле» хуҗалыгы кырларын йөреп чыкты. Бу турыда раойн басмасы хәбәр итә.

Михаил Афанасьев авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм механизаторлар белән аралашты. Аның сүзләренчә, бүгенге шартларда авыл хуҗалыгы турында онытырга ярамый.

«Безнең аграрийлар халыкны азык-төлек белән тәэмин итү буенча мөһим бурычны үти. Алар барысы да үз урыннарында, басуларда эш кайный», — диде район җитәкчесе.

Бүгенгә хуҗалыклар уҗым культураларын тукландыру һәм тырмалау белән шөгыльләнә, язгы кыр эшләре гадәттәгедән иртәрәк, һава шартларына бәйле рәвештә башланды, дип хәбәр итә район советының матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100