news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәннең Шешминка авылында яшәүче пенсионерларга бушлай ипи бирәләр

Аларны пенсионерлар район кулланучылар җәмгыятенең авылдагы кибетеннән килеп ала.

Чирмешәннең Шешминка авылында яшәүче пенсионерларга бушлай ипи бирәләр
архив

(Чирмешән, 3 февраль, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән»). Чирмешән районының Шешминка авылында яшәүче пенсионерларга бушлай ипи бирәләр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Андреевка» җәмгыяте авыл хуҗалыгында эшләп чыккан колхозчы пенсионерларны атнасына ике тапкыр бушлай ипи белән тәэмин итә.

Бу игелекле гамәлне биш ел элек башлаганнар. Җәмгыять җитәкчесе Васыйл Әхмәтҗанов әйтүенчә, Шешминка, Андреевка, Павловка авыллары пенсионерлары өчен атнасына барлыгы йөзләп ипи кайтарыла. Аларны пенсионерлар район кулланучылар җәмгыятенең авылдагы кибетеннән килеп ала.

Шешминка авыл җирлеге составындагы Шешминкада — 369, Андреевкада — 81, Павловка бистәсендә — 5, ә менә Нагайда исә нибары 1 кеше яши.

Шешминка авыл җирлегенә Шешминка, Андреевка, Павловка, Нагай авыллары керә. 2019 елда бары бер бала туган (2018дә дә — шулкадәр).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100