news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан бәрәңгеләрен Архангельски өлкәсенә җибәрәләр

Татарстан бәрәңгеләрен Архангельски өлкәсенә җибәрәләр

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Бүген Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты базасында Россия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең күчмә утырышы үтте. Сүз Россиядә савыктырылган бәрәңге үстерү концепциясен гамәлләштерү турында барды.

Исегезгә төшерәбез, Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре бәрәңгенең вируссыз орлыкларын җитештерү технологиясен производствога кертте. Бәрәңге авыруларга тиз бирешүчән культура, ә бу уңышлылыкны түбәнәйтә. Хәзер ел саен авыруларга бирешми торган 4000 тонна бәрәңге җитештерелә. Димәк институт Татарстаннан тыш, Россиянең кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләрен дә сәламәт орлыклар белән тәэмин итәргә әзер. Бөтенроссия бәрәңге хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты вәкилләре исә, вируссыз бәрәңге орлыкларын авырулардан тулысынча саклау өчен аларны экологик чиста җирдә утыртырга тәкъдим итте. Моны, барыннан да элек, Архангельски өлкәсенең Соловки өлкәсендә эшләү яхшы будыр иде, дип исәпли белгечләр. Төбәкнең һава торышы шартлары биредә бәрәңге үстерергә мөмкинлек бирә, ә вируслар турында сүз булырга да мөмкин түгел, утрау ерак урнашкан. Әлегә кайсы ысулны кулланачаклары билгеле тугел. Ахыргы карар икътисади нигезләнгән исәпләүләр башкаргач соңрак билгеле булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot