Республикада кыргый һәм йорт хайваннары арасында котыру очраклары арткан

Республикада кыргый һәм йорт хайваннары арасында котыру очраклары арткан

(Казан, 3 февраль, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). Республиканың ветеринария белгечләре гыйнварда 34 котыру авыруы очрагын теркәгән. Азнакай районында гына да әлеге чорда 15 йорт хайваны авырган. Әлеге чирне йоктыручылар исәбенә шәхси хуҗалык, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең фермалары һәм комплексларында асралучы сыер, сарык, ат, кәҗәләргә һөҗүм иткән бар төр кыргый җәнлекләрнең дә керә. Шушы киеренке хәлгә бәйле рәвештә, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе бөтен җирдә вакцинация үткәрү буенча ашыгыч чаралар кабул итте. Вирус йоктырган төлке һәм бүреләрне ату да оештырылачак. Казанда барлык йорт этләренә кыска вакыт эчендә прививка ясау планлаштырыла.

Белгечләр котыру чиренең кинәт артуы күрше республикалардан кыргый җәнлекләрнең азык эзләп килүләре белән бәйле, дип саный. Шул рәвешле, республика урманнарында котыру чирен йоктырган кыргый җәнлекләр саны арткан һәм алар азык эзләп халык яши торган пунктларга килә.